null

Gospel of John in Tatar Language / IAkhia tagbir itka injil / Яхъя Инджил

(No reviews yet) Write a Review
$9.99
SKU:
9188394921
UPC:
9188394921
Weight:
7.00 Ounces
Adding to cart… The item has been added

Product Overview

Gospel of John in Tatar Language / IAkhia tagbir itka injil / Яхъя Инджил

Product Features

  • Language: Tatar
  • Format: Paperback
  • ISBN: 9188394921
  • Publication Date: First Edition, 1995
  • Publisher: Institute for Bible Translation
  • Location: Kazan, Russia
  • Page Count: 67 pages
  • Special Features:Foreword

Summary

The "Gospel of John in Tatar Language / IAkhia tagbir itka injil / Яхъя Инджил" is a significant publication aimed at making the profound teachings of the Gospel of John accessible to Tatar-speaking readers. Published by the Institute for Bible Translation in 1995, this edition is a valuable resource for those interested in religious studies, linguistics, and the Tatar culture. It provides a unique opportunity to explore the Christian faith through the lens of the Tatar language, one of the Turkic languages spoken by the Tatar people primarily in Russia, Kazakhstan, and other parts of the world.

Interesting

The Tatar language is spoken by millions, primarily in the Republic of Tatarstan and Bashkortostan in Russia. This translation of the Gospel of John into Tatar not only serves spiritual needs but also contributes to the preservation and appreciation of the Tatar language and culture. The inclusion of a foreword, chapter and section headings, footnotes, and a map enhances the reader's understanding and engagement with the text.

Reviews

While specific reviews for this edition of the Gospel of John in the Tatar language are not readily available, the effort to translate and publish this work underscores the importance of making religious texts accessible to diverse linguistic and cultural communities. The Institute for Bible Translation's commitment to this cause is evident in their continued work to translate biblical texts into languages spoken by minority groups.Please consider sharing your experience with this Tatar Language Gospel of John and our sale service by writing a review. 

 

img-1687.jpg


THE SAMPLE TEXT OF CHAPTER 1 of the Gospel of John in Tatar Language:

1 Иң башта Сүз булган, Сүз Аллаһы белән булган, һәм Сүз Аллаһы булган.2 Сүз иң башта ук Аллаһы белән булган.3 Бар нәрсә Сүз аша яратылган, һәм яратылган һәр нәрсә Аннан башка яратылмаган.4 Аңарда тормыш булган, һәм шул тормыш кешеләргә яктылык биргән.5 Яктылык караңгылыкта яктыра, караңгылык исә аны сүндерә алмаган.
6 Аллаһы тарафыннан җибәрелгән Яхъя исемле бер кеше бар иде.7 Яхъя шаһитлек бирү ѳчен килде. Ул, барысы да иман китерсеннәр дип, Яктылык хакында шаһитлек бирергә килде.8 Ул үзе Яктылык түгел, ләкин Яктылык хакында шаһитлек бирү ѳчен җибәрелгән иде.
9 Дѳньяга килүче һәр кешене яктыртучы Яктылык – чын Яктылык иде.10 Ул дѳньяда булды, ләкин дѳнья, Аның аша яратылган булуга карамастан, Аны танымады.11 Ул Үз кешеләре янына килде, әмма үзенекеләр Аны кабул итмәде.12 Ә Аны кабул итеп, Аңа иман китерүчеләргә Ул Аллаһы балалары булырга хокук бирде.13 Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар.
14 Сүз Кеше булды, мәрхәмәт һәм хакыйкать белән тулы булып, безнең арабызда яшәде, һәм без Аның данын, Атаның бердәнбер Улына биргән данын күрдек.
15 Яхъя пәйгамбәр Аның хакында шаһитлек биреп:
– «Миннән соңрак Килүче миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде» дип сѳйләгәнем менә Шул инде, – дип кычкырып әйтте.
16 Аның тулылыгыннан без һәммәбез мәрхәмәт ѳстенә мәрхәмәт алдык,17 чѳнки канун Муса аркылы бирелгән, мәрхәмәт һәм хакыйкать исә Гайсә Мәсих аша килде.18 Аллаһыны беркем, беркайчан күрмәгән. Аны Ата ѳчен иң якын булган бердәнбер Улы ачып бирде.
Яхъя пәйгамбәрнең шаһитлеге
19 Иерусалим яһүдләре руханиларны һәм левилеләрне Яхъя пәйгамбәрдән: «Син кем?» – дип сорар ѳчен җибәргәч,20 ул, һич тә яшермичә, шаһитлек биреп:
– Мин Мәсих түгел, – дип икърар итте.
21-22 Алар аннан:
– Кем соң син, Ильясмы? – дип сорадылар.
– Юк, – диде ул.
– Вәгъдә ителгән пәйгамбәрме?
– Юк, – дип җавап бирде Яхъя.
– Алайса, кем соң син? Безне монда җибәрүчеләргә җавап бирү ѳчен үзең хакында безгә нәрсә әйтерсең?
23 Яхъя, Ишагыйя пәйгамбәр әйткән сүзләрне кулланып:
– Мин – «Раббыга юлны турайтыгыз», – дип чүлдә кычкыручының тавышы, – диде.
24 Җибәрелгәннәр фарисейләрдән иде.25 Алар Яхъядан:
– Син Мәсих тә, Ильяс та, вәгъдә ителгән пәйгамбәр дә булмагач, ни ѳчен соң суга чумдыру йоласын башкарасың? – дип сорадылар.
26 Яхъя аларга:
– Мин суга чумдырам, әмма арагызда сез белмәгән Берәү тора.27 Минем артымнан Килүче нәкъ менә Ул инде, ә мин Аның аяк киеменең каешын чишәргә дә лаеклы түгелмен, – дип җавап бирде.
28 Бу вакыйгалар Яхъя пәйгамбәр чумдыра торган урында – Үрдүн елгасы аръягындагы Бәйтәниядә булды.29 Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр, каршына килүче Гайсәне күреп, әйтте:
– Менә дѳньяның гѳнаһын Үз ѳстенә алучы Аллаһы Бәрәне.30 «Миннән соңрак килүче бер Зат миннән алга чыкты, чѳнки Ул миннән элек бар иде», – дип сѳйләгәнем Ул – Үзе.31 Мин Аны белми идем, ләкин, Ул Исраил халкына билгеле булсын ѳчен, суга чумдырырга килдем.
32 Яхъя пәйгамбәр шаһитлек биреп, ѳстәп әйтте:
– Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрдем.33 Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру ѳчен Җибәрүче: «Кем ѳстенә Рух иңүен һәм Аның ѳстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр», – дигән иде.34 Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул – Аллаһы Улы.
Гайсәнең беренче шәкертләре
35 Икенче кѳнне Яхъя пәйгамбәр ике шәкерте белән шул ук урында торганда,36 узып баручы Гайсәне күреп:
– Менә, карагыз, Аллаһы Бәрәне, – диде.
37 Ике шәкерт, аның бу сүзләрен ишеткәч, Гайсә артыннан киттеләр.38 Гайсә исә, артына әйләнеп карап һәм аларның арттан килүен күреп:
– Сезгә нәрсә кирәк? – диде.
Алар Аннан:
– Рабби, Син кайда яшисең? – дип сорадылар. (Рабби – Остаз дигән мәгънәдә.)
39 Гайсә аларга:
– Әйдәгез Минем белән, үзегез күрерсез, – диде.
Сәгать дүртләр чамасы иде. Алар, Гайсә белән барып, Аның кайда яшәгәнен күрделәр һәм ул кѳнне Аның янында калдылар.
40 Яхъя пәйгамбәрнең Гайсә турында әйткән сүзләрен ишетеп, Аның артыннан киткән икенең берсе Шимун Петернең энесе Әндри иде.41 Ул, иң элек абыйсы Шимунны табып, аңа:
– Без Мәсихне очраттык, – диде һәм Шимунны Гайсә янына алып килде. (Мәсих – Май сѳртелгән Зат дигән мәгънәдә.)42 Гайсә исә, Шимунга карап:
– Син, Яхъя улы Шимун: син Кифас дип аталырсың, – диде. (Кифас һәм Петер дигән исемнәр – кыя дигән мәгънәдә.)
43-44 Икенче кѳнне Гайсә Гәлиләягә барырга булды. Әндри белән Петер кебек үк, Бәйтсайда шәһәреннән булган Филипне очратты һәм аңа:
– Минем артымнан бар, – диде.
45 Филип, Натанаилне табып:
– Без насаралы Йосыф улы Гайсәне очраттык. Аның хакында Муса канунда язган, шулай ук пәйгамбәрләр дә язганнар, – диде.
46 Ләкин Натанаил аңа:
– Насарадан нинди дә булса яхшы нәрсә чыгармы икән? – дип җавап бирде.
– Барыйк, үзең күрерсең, – диде Филип.
47 Гайсә, Үзенә таба якынлашып килүче Натанаилне күреп, аның хакында:
– Менә чын исраилле, аңарда һичнинди мәкер юк, – диде.
48 Натанаил Аннан:
– Син мине каян беләсең? – дип сорады.
– Мин, Филип сине чакырганчы ук, инҗир агачы тѳбендә күрдем, – дип җавап бирде Гайсә.
49 – Остаз! Син – Аллаһы Улы! Син – Исраил Патшасы! – диде Аңа Натанаил.
50 Гайсә:
– Син Минем: «Мин сине инҗир агачы тѳбендә күрдем», – дигәнемә күрә генә ышанасыңмы? Моннан да зуррак нәрсәләр күрерсең әле, – дип җавап бирде һәм, дәвам итеп, –51 Сезгә хак сүз әйтәм: күкләр ачылуын һәм Аллаһы фәрештәләренең Адәм Улы янына күтәрелеп иңүләрен күрерсез, – диде.

img-1693.jpg

Reviews

(No reviews yet) Write a Review